ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

22 июнь "Хәтер һәм кайгы көне". Бер минутлык тынлыктан Өстәл теннисы буенча "Ялгы лига" башланып китте. 18 дуэт ярышта очрашты. Өченче урынга «Саба-Арена» дуэты - Әлфис Вәлиуллин-Илсаф Латыйпов менде. Икенчесенә - “Имеральд” дуэты Камил Вилданов - Инсаф Гапдерахманов. Лиганың җиңүчесе - «Сәид» хатын-кызлар дуэты - Динара Исмаилова - Екатерина Ищенко.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

22 июнь көнне Олы Кибәче авыл җирлеге бюджет оешмалары җитәкчеләре һәм эшчеләре "Хәтер шәме" акциясенә кушылдылар. Әлеге акция Хәтер һәм кайгы көненә багышланган иде. Алар шәмнәр яндырдылар, һәйкәл-обелискларга чәчәкләр куйдылар, 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы ветераннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Финанс-бюджет палатасы яшьләре "Олимп" стадионында узган Яшьләр көнендә актив катнашты һәм берничә төр ярышларда призлы урыннар алуга да ирештеләр. Кул көрәшендә Айзилә Халикова 2 урынга лаек булды. Городки дип исемләнгән ярышларда барлык кызлар да катнашып карады, ә уңыш Макаева Алсу белән  Саматова Гөлиягә елмайды: алар 1 нче һәм 2нче урыннарны яуладылар. Аркан тартыш ярышында безнең кызлар командасы 4 урын алды. Шулай ук хатын-кызлар арасында көч экстримы буенча да ярышлар үткәрелде. Халикова Айзилә белән Макаева Алсу анда да үзләрен сынап карадылар.  

Шекше авыл җирлегендә «Хәтер шәме» акциясе

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Сабаның  5 нче номерлы “Бэлэкэч" балалар бакчасында "Буратино балаларда кунакта"дигән темага чара узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

22 июньдә бөтен илебез Бөек Ватан сугышы башлану кайгылы көнен билгеләп үтә. Бу көнгә Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы Әхмәдуллин И.Р., Югары Симет урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. «Хәтер шәме» һәм «тынычсыз тормыш вакыйгалары» акцияләре, беренче чиратта, өлкән туганнары сөйләве буенча Бөек Ватан сугышы тарихын үсеп килүче буынга юнәлдерү. Ата-бабаларыбызның каһарманлыгы үрнәкләре яшь замандашларында аларның Россия тарихына, Ватанны саклаучыларның батырлыгына һәм фидакарьлегенә мөнәсәбәтен формалаштырырга тиеш. Акциядә катнашучылар белән бергә шәмнәр кабыздылар һәм бер минут тынлык белән Ватан өчен сугышта һәлак булганнарны искә алдылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

22
июнь, 2025 ел
якшәмбе

22 июнь көнне Явлаштау мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Явлаштау урта мәктәбе укучылары белән бергә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Сугышның беренче көне» дигән хәтер сәгате үткәрделәр.
Катнашучылар сугыштан кайтмаганнарны искә алу өчен обелиск янына җыелдылар. Алар Бөек Ватан сугышында һәлак булган ватандашларыбыз истәлегенә чәчәкләр салдылар. Аларны 1 минут тынлык белән искә алдылар.
Без Ватанны саклаучылар  алдында баш иябез. Аларның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак. 

Тэги: Мәдәният бүлеге

1941 елның 22 июне - Россия тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе — Хәтер һәм кайгы көне — Бөек Ватан сугышы башланган көн

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

22 июньдә бөтен илебез Бөек Ватан сугышы башлану көнен билгеләп үтә.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International