Сабаның 5 нче номерлы “Бэлэкэч" балалар бакчасында "Буратино балаларда кунакта"дигән темага чара узды. Чарада балалар юлларда үз-үзләрен тотуның мөһим кагыйдәләрен искә төшерделәр, танып белү сорауларына җавап бирделәр. Балалар уен формасында юл билгеләре турында белемнәрен ныгыттылар, җәяүлеләр, пассажирлар һәм, әлбәттә, машина йөртүчеләр булып карадылар. Мәктәпкәчә яшьтән балаларда юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру бик мөһим. Балаларга хәрәкәт куркынычсызлыгына багышланган хәрәкәтчән уеннар, эстафеталар бик ошый. Монда бала юл йөрү кагыйдәләрен яхшы истә калдырып һәм үзләштереп кенә калмый, кайда һәм кайчан куркынычсыз һәм күңелле уйнарга мөмкин булуын да аңлый.
“Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлекчәсе начальнигы Ягафарова Г. Н. җәй көне юлларда нинди куркынычлар көтүе һәм аларны ничек булдырмый калу турында балалар белән әңгәмә үткәрде. Махсус транспортта килгән Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Мәҗитов Ф.З., Нуриев Ф. ф. балаларда әйтеп бетергесез хисләр тудырды, чөнки күп кенә малайлар, үскәч полицейский булырга хыялланалар.
Чара азагында балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.