12 февраль көнне Шекше авыл җирлегендә “Чаңгы юлы-2022” һәм “Чаңгы юлы Татарстан-2022” булып узды. Анда укучылар һәм бюджет оешмаларында эшләүчеләр катнашты.
Ватанны саклаучылар көне якынлаша. Ватанны саклаучылар - ул безнең егетләр, илебезне якларга әзер булып үсәчәк солдатлар.
Киләчәктә аларның һәркайсына армиябезнең нинди булуы бәйле.
Бүген без уен - викторина уздырдык, ә ул берничә турдан торды.
Уен барышында без балаларыбызның нинди җитез һәм кыю булуларын күрдек.
Мишә авыл җирлегендә "Татарстан чаңгы юлы-2022" массакүләм чаңгы ярышы булып узды.
2022 нче елның 12 нче февралендә Саба муниципаль районы Лесхоз бистәсенең "Нарат" спорт комплексында ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча хәйрия турниры булып узды.
Консультация-кисәтү
метеорологик күренеш интенсивлыгы турында
2022 елның 13 февралендә 18 сәгатьтән 14 февраль 18 сәгатькә кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 14 февралендә төнлә һәм көндез урыны белән томан, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк (Казан шәһәрендә – төнлә һәм иртән).
12 нче февраль көнне, районның барлык авыл җирлекләрендәге шикелле, Килдебәк авыл җирлегендә дә “Россия чаңгы юлы 2022” – “Татарстан чаңгы юлы 2022” акциясе кысаларында чаңгы ярышы үткәрелде
«Созвездие-Йолдызлык» конкурсы жюри әгъзалары катнашында күчмә мастер-класс.
Мөгаен, җирдә февраль - Изге вәли көне турында ишетмәгән кеше юктыр. Бу көнне бер-беребезгә мәхәббәт һәм мәхәббәтне гәүдәләндерүче валентинкалар һәм открыткалар бүләк итү күркәм традициягә әверелде. 11 февраль көнне район мәдәният йортында яшьләр өчен тематик кичә үткәрелде. Әлеге чараның максаты-игелекле, игътибарлы романтик хисләр тәрбияләү, уңай эмоцияләр булдыру. Гомумән алганда, чара дустанә атмосферада, тулы уңай бәйрәм хисләре белән узды.
11 нче февраль көнне Саба район балалар китапханәсендә “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрелде. Әлеге чарага Арча районыннан Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенең 1 категорияле белгече Шәймуллина Алия Ринат кызы, Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" күп юнәлешле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы һәм Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы килделәр. Уен 5 өлештән: “Урман-табигать күрке”, “Тапкырларга табышмак” , “Табигать сынамышлары”, “Серле сандык” һәм кунаклар тарафыннан әзерләнгән презентация – сораулардан торды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр.Чараның икенче өлешендә, “Кошларга ярдәм итик” – челленджка кушылып, укучыларга табигатькә зыян салмый торган җимлек ясау мастер-классы тәкъдим ителде. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы килгән кунакларга җимлек бүләк итеп челленджны дәвам итәргә старт бирде. Әдәби- интеллектуаль уенда актив катнашканнары өчен 4 “Б” сыйныф укучылары рәхмәт хаты, истәлек бүләкләр белән бүләкләнделәр.
8 февраль-батырлык һәм патриотизм, яшь герой-антифашистларны искә алу көне