ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2022 ел
чәршәмбе

«8» март көнне Эзмә мәдәният йортында Раушан Шәрифнең «Мин мәңгегә сине сөярмен» спектакле күрсәтелде. Спектакльдә Эзмә мәдәният йортының «Моң» халык театры актерлары , шулай ук Көек, Өтернәс авыл клублары хезмәткәрләре катнашты. Бу спектакльдә кайчандыр бер-берсен яраткан ике кешенең язмышлары күрсәтелде, әмма аларны тормыш аерган була. Бу моңсу комедия беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачылар көлде дә, елады да.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Елның иң   матур вакыты ул- яз. Табигать уяна, кояш яктырта, өметләребез чәчәк ата. Язның иң назлы, матур бәйрәме - 8 март Халыкара хатын - кызлар көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан 7 март көнне Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Яз китергән бәйрәм” дигән исем астында бәйрәм кичәсе уздырдылар. Чара ике команда арасында бәйге формасында узды. 6 турдан торган ярышта катнашучылар җитезлектә, уңганлыкта, үзешчән сәнгатьтә көч сынаштылар. Бәйгегә нәтиҗә ясалып истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Метеорологик күренеш интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 

2022 елның 10 марты сәгать 00дан сәгать 10га кадәр.

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 10 мартында төнлә һәм иртән урыны белән һава температурасы -26 градуска кадәр төшәр дип көтелә.

Татарстанлылар пенсия күләме турында белешмәне читтән торып сората алалар

 

4 март көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Тенеки авыл клубы белән берлектә, әбиләребезнең әзерләгән татар халык ашларының үзенчәлеген өйрәнеп, көндәлек табыныбызны милли ризыклар белән баету максатыннан, «Ак калфак» клубы әгъзалары белән «Тәмле табын серләре» дигән түгәрәк өстәл артында халык ашлары серләре белән уртаклаштылар. Төрле конкурслар үткәрелде, алар концерт номерлары белән үрелеп барды. Чара чәй өстәле артында тәмамланды. «Тәмле табын серләре» - китап күргәзмәсе, «Минем пешерү  серләрем» - тематик күргәзмә оештырылды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

8 март көнне Олы Нырты мәдәният йортында Урта Нырты авыл клубы хәм китапханә катнашында, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “ Язлар матур хатын –кызлар белән” дигән бәйрәм кичәсе оештырылды. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

8 Март бәйрәме уңаеннан, Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре -"Кулинар БАТЛ» дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырдылар. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

5 март көнне авыл җирлекләре командалары арасында  хоккей буенча район чемпионатында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Шекше авыл җирлеге командасы Саба муниципаль районы чемпионатында 2 нче урынны яулады.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

8 март көнне Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре кызлар өчен «Чәчкәйләрем озын-озын» дип исемләнгән конкурс үткәрделәр. Конкурс «Визит карточкасы»ннан башланды. Кызлар үзләре һәм мавыгулары турында сөйләделәр. Алга таба озын чәчләрдә гадәти булмаган прическалар ясау өстендә «эшләделәр", интеллектуаль конкурста көч сынаштылар, кул эшләренә осталыкларын күрсәттеләр, калфак бизәделәр Конкурста катнашучылар чәчләрне карау кагыйдәләре турында сөйләделәр, үзләре файдалана торган кызыклы халык рецептлары белән уртаклаштылар. Конкурсның соңгы этабында кызларга яулыкларны оригиналь бәйләргә, бу ысулның ничек аталуы турында сөйләргә туры килде .Чарада катнашучылар барысы да зирәклек, тапкырлык, күпкырлы талант, осталык һәм әлбәттә ,озын, матур чәчләре белән сөендерделәр .Бәйге бер сулышта узды .Һәр этаптан соң жюри бәя куйды. Кызларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

     Әни – һәр бала өчен иң якын , туган һәм кадерле сүз . 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире балалар өчен «Минем әнием-иң яхшысы һәм матур» дип исемләнгән рәсем  конкурсы һәм шигырь уку сәгате үткәрде

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International