«5» нче март көнне Эзмә авыл җирлегендә Кышкы спартакиада уеннары үткәрелде. Спорт бәйрәмен Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р. ачып жибәрде. Чаңгы ярышлары тәмамланганнан соң, бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе М.Р. Ишниязов катнашты. Иганәчеләр Эзмә авыл җирлеге, ҖЧҖ «Игенче», КФХ Әхмәтов Р.Г., ҖЧҖ «Сабинская ПМК Мелиорация», ҖЧҖ «Саба җитен», ШЭ Мәүлетов А.Х., ШЭ Зарипов А.М., ШЭ Әхмәтов В.Г., ШЭ Габдрахманова Ч.И. Ярышлар программасына волейбол ярышы, канат тартышу, чангы ярышы, хоккей уены кергән иде. 200гә якын спортчы уеннарда катнашты. Барлык килгән катнашучыларны һәм кунакларны кайнар пылау, коймак, чәй тәм-томнары белән ҖЧҖ «Игенче», КФХ Әхмәтов Р.Г., ҖЧҖ «Сабинская ПМК Мелиорация» оешмалары бушка сыйлады.
Яз белән бергә безгә матур бәйрәм – 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне дә килде. 8 Март-язның иң гүзәл, иң назлы бәйрәме! Музыка җитәкчесе Гордеева Галина һәм тәрбия эшләре планы нигезендә, тәрбияләнүчеләрнең иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан, 2022 елның 6 мартында "Тургай" приютында 8 Март бәйрәменә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде.
Су башнясының авария хәлендә булуына бәйле рәвештә 9 март көнне сәгать 09:00 дән 14:00 гә кадәр "Шоколад" балалар бакчасында, район үзәк хастаханәсендә, күпфункцияле үзәктә, Герат кибете биналарында, Колхозная, Техническая, Идегәй, Игенче, Такташ, Тынычлык, Тукай (1-14 йортлар), Озерная, Дальняя урамнарында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктату планлаштырыла.
Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм эчәргә яраклы су запасын туплап куюыгызны сорыйбыз.
5 март көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында Мөдәрис Якуповның "Җырга уралган гомер" дип исемләнгән иҗат кичәсе булды
2022 нче елның 6 нчы мартында Байлар Сабасынын үзәк шугалагында авыл җирлекләренең ирләр командалары арасында хоккей буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының 2022 нче сезонның финал уеннары узды.
Кадерле хатын-кызлар - әниләр,әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чынкүңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләртелибез, якыннарыгызның игелегенкүреп яшәргә насыйп итсен сезгә Ходай.Салкын, озын кышлардан соң килгәнбу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәлбәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгәтормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхетнурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез.Бәйрәм белән!!!
8 март уңаеннан, Икшермә авыл җирлегендә хатын-кызлар волейболы турниры узды.Икшермәдән 2 команда катнашты 1 һәм 3 урын яуладылар.
Сатыш авыл җирлегендә кышкы спартакиада булып узды.Безнең спортчыларбыз актив катнашып, призлы урыннар яуладылар.
Бүген Саба район мәдәният йортында халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара үтте. Әлеге чараны Саба районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ишниязов Марат Рашат улы ачып җибәрде, хатын-кызларга котлау сүзләрен җиткерде. Бәйрәм барышында республикакүләм конкурсларында җиңүчеләр тәбрикләнде. Бәйрәмнен бүләге итеп, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле зур концерт куйды.
Югары Шытсу мәдәният йортында 8 март бәйрәме уңаеннан концерт булып узды.