Мөдәрис Якуповның иҗат кичәсе

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

5 март көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында Мөдәрис Якуповның "Җырга уралган гомер" дип исемләнгән иҗат кичәсе булды. Әлеге кичәне Саба район мәдәният йорты каршында зшләп килүче «Саба чишмәләре» фольклор берләшмәсе җитәкчесе Ханиф Тимербаев оештырды. Бу кичтә мәдәният йорты залында аншлаг булды. Әлеге кичәгә Мөдәрис Якуповның барлык дуслары, туганнары, авылдашлары, сыйныфташлары һәм аның иҗатын яратучылар һәм хөрмәт итүчеләр килгән иде. Иҗади кичә бик күңелле үтте һәм һәр катнашучының күңелендә якты, җылы хатирәләр калдырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International