Авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында хоккей буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының финал уеннары

2022 елның 8 марты, сишәмбе

2022 нче елның 6 нчы мартында Байлар Сабасынын үзәк шугалагында авыл җирлекләренең ирләр командалары арасында  хоккей буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының 2022 нче сезонның финал уеннары узды.

Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы, «Олимп»  спорт мәктәбе, "Спорт комплексы",«Саба» йөзү бассейны директоры  Хисамов Рифат Револевич катнашты.

Нәтиҗәләр:

1 урын- "Шәмәрдән" командасы;

2 урын- "Шекше" командасы;

3 урын - "Байлар Сабасы" командасы.

"Иң яхшы бомбардир" номинациясендә:

 Сафиуллин Нияз "Байлар Сабасы" командасы.

"Иң яхшы уенчы" номинациясендә:

 Гаврилов Сергей "Шәмәрдән" командасы.

"Иң яхшы сакчы" номинациясендә:

Шәрипов Делюс "Шекше " командасы;

"Иң яхшы уенчы " номинациясендә: 

Газизҗанов Адель "Ястребы " командасы.

Район чемпионаты җиңүчеләрен һәм призерларын чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба да җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International