Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт

2022 елның 7 марты, дүшәмбе

Бүген Саба район мәдәният йортында халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара үтте. Әлеге чараны Саба районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ишниязов Марат Рашат улы ачып җибәрде, хатын-кызларга котлау сүзләрен җиткерде. Бәйрәм барышында республикакүләм конкурсларында җиңүчеләр тәбрикләнде. Бәйрәмнен бүләге итеп, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле зур концерт куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International