Бүген Саба район мәдәният йортында халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара үтте. Әлеге чараны Саба районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ишниязов Марат Рашат улы ачып җибәрде, хатын-кызларга котлау сүзләрен җиткерде. Бәйрәм барышында республикакүләм конкурсларында җиңүчеләр тәбрикләнде. Бәйрәмнен бүләге итеп, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле зур концерт куйды.