7 март көнне Шекше авыл җирлеге хатын-кызлары Саба районы мәдәният йортында уздырылган бәйрәм концертында.
Иске Икшермә мәдәният йортында 8 март бәйрәме уңаеннан концерт булып узды.
Һәр заезд барышында ЛФК буенча инструктор Гатауллина Г.Ш. көн саен социаль хезмәтл алучылар белән иртәнге савыктыру гимнастикасы үткәрә.
Архивлар көне Россиядә 10 мартта, 1720 елда Петр l тарафыннан «Генераль регламент яки Устав» кабул ителгәннән соң билгеләп үтелә, анда «архивариус»буларак беренче тапкыр телгә алына. Акт нигезендә хакимиятнең барлык дәүләт органнарында архив алып барылырга тиеш. Петрның эшчәнлеге Россия Дәүләт архив хезмәтенең Россия халыкларының тарихи-мәдәни байлыгын саклап калуга юнәлдерелгән башлангычын куя. Архив документларын саклау хокукый дәүләт формалаштыруга, демократияне саклап калуга һәм илнең милли иминлеген ныгытуга ярдәм итә. Бүгенге көндә Россия Федерациясе архив фондында 11 нче гасырда язылган иң беренче документлар саклана. Архив тармагы үсә, һәм заманча компьютер технологияләрен куллану мәгълүматны төрле чыганакларда сакларга мөмкинлек бирә.
Елыш авыл клубында, Теләче районы Урта Мишә авыл клубы белән берлектә, "Халкым мирасын саклыйк һәм яклыйк" - дип исемләнгән театральләштерелгән музыкаль кичә булып узды.
4 март көнне Байлар Сабасы ш.т. б. район мәдәният йортында Саба 5 "Бәләкәч "балалар бакчасы коллективы, Ватанны саклаучылар көненә һәм 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты үткәрде. Чарада 6 төркемдә тәрбияләнүче балалар, хезмәткәрләр һәм ата-аналар катнашты. Концерт тамашачыларда бик күп уңай хис-кичерешләр калдырды, коллектив һәм ата-аналар җәмәгатьчелегенең куелган максатларга ирешүдә бердәмлеген күрсәтте һәм чын бәйрәм алды мохитен булдырды.
Татарстан Республикасы буенча 10нчы номерлы районара Федераль салым хезмәтенең Ситуацион үзәге салым түләүчеләрдән бизнестагы куркынычлар турында килгән мөрәҗәгатьләрне көн саен күзәтә. Барлык кергән мөрәҗәгатьләр анализлана, гомумиләштерелә һәм килеп туган шартларда системалаштыру һәм кирәкле ярдәм чараларын эшләү өчен Россия Федераль салым хезмәтенең Федераль ситуацион үзәгенә җибәрелә.
Авыл җирлеге башлыгы Биккинин А.И. Иске Икшермә авылында яшәүче Бикбаева Флера Харис кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады.
9 нчы март көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат- йортында, хезмәт буенча инструктор Әгъләмова Л.И. җитәкчелегендә «Бумагопластика» социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде.Кәгазь һәм пластика шөгыле вак кул моторикасын яхшырта, конструктив фикерләүне, иҗади карашны, сәнгати зәвыкны үстерә.
«8» март көнне Эзмә мәдәният йортында Раушан Шәрифнең «Мин мәңгегә сине сөярмен» спектакле күрсәтелде. Спектакльдә Эзмә мәдәният йортының «Моң» халык театры актерлары , шулай ук Көек, Өтернәс авыл клублары хезмәткәрләре катнашты. Бу спектакльдә кайчандыр бер-берсен яраткан ике кешенең язмышлары күрсәтелде, әмма аларны тормыш аерган була. Бу моңсу комедия беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачылар көлде дә, елады да.