Авыл җирлеге башлыгы Биккинин А.И. 7 март көнне Иске Икшермә авылында яшәүче Бикбаева Флера Харис кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады.

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Бикбаева Флера Харис кызы 1932 нче елның 7 мартында Саба районы Елыш авылында 5 балалы гаиләдә дөньяга килә. Сугыш елларындагы авырлык,ачлык аркасында апасы белән икесе генә исән калалар.Яраткан әтиләре дә сугыштан әйләнеп кайтмый.

25 яшендә Флера апа Өч нарат авылына килен булып төшә. Якупов Камил абый белән алар өч бала үстерәләр,йорт салып чыгалар.Флера апа бик тырыш,эшчән, бар көчен балаларына, гаиләгә багышлый. 14 яшьтән фермада сыер сава,төзелештә,буровойда эшли.Аннан озак еллар лаеклы ялга чыкканчы балалар бакчасында эшли.Аш-суга да бик оста Флера апа.Ул пешергән камыр ризыклары –кабартма,гөбәдия,пирогларны ашап туймаслык.Флера апа бүгенге көндә 6 оныгына,5 оныкчыгына кадерле дәү әни –әби булып, Иске Икшермә авылында  гомер кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International