«Минем әнием-иң яхшы һәм матур» рәсем конкурсы һәм шигырьләр уку сәгате

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Әни – һәр бала өчен иң якын , туган һәм кадерле сүз . 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире балалар өчен «Минем әнием-иң яхшысы һәм матур» дип исемләнгән рәсем  конкурсы һәм шигырь уку сәгате үткәрде . Чара барышында балалар күңелле дустанә, бәйрәм атмосферасына чумдылар, ә китапханәче аларга әни турында шигырьләр укыды . Рәсемнәрендә нәни рәссамнар әниләренә булган мәхәббәтләрен белдерделәр, яраткан әнисе белән вакытны ничек уздырулары турында сөйләделәр. Чаралар күңелле уеннар: туп һәм скакалкада сикерү белән тәмамланды .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International