8 Марта бәйрәме уңаеннан, Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре -"Кулинар БАТЛ» дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырдылар. Кәгазь ромашка кемгә нәрсә әзерләргә кирәклеген билгеләде. Безнең сөйкемле ханымнарыбыз һәрберсе ризык исеме язылган таҗ яфраклары тартып алдылар һәм үзләре белгән "шедеврлар"ны булдыруга керештеләр. Эш барысына да җитте! Нәтиҗәдә, бәйрәм өстәле бик тәмле салатлар, сыр, казылык, бутербродлар, пирожный һәм, әлбәттә инде, тортлар кебек ризыклар белән бизәлде. Тату, зур гаилә өчен бай өстәл барлыкка килде. Катнашучылар җылы атмосферада аралаштылар һәм тәм-томнар белән ләззәтләнделәр.!