ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2022 ел
җомга

21 март көнне ГКУ "Югары Утар психик тайпылышлары булган балалар өчен интернат-йорты"нда тәрбияче Шәйхиева Елена Александровна тәрбияләнүчеләр белән берлектә Халыкара Даун синдромлы кеше көненә багышланган чара үткәрде.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе

24 нче март көнне хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләр хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының 2022 ел сезонының зона этабы тәмамланды. (Шәмәрдән зонасы). Бүләкләү тантанасын Шәмәрдән авыл җирлеге Башлыгы Гәрәев А. Н., Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы волейбол федерациясе рәисе Вәлиев Ф. Т. һәм "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Маканов Д. К. үткәрделәр. Ярыш нәтиҗәләре: Иң яхшы уенчы номинациясе: - Хәйретдинова Наилә (Тимершык авыл җирлеге) - Шәрәфиева Алсу (ШЛПУМГ) - Галиәхмәтова Алсу (Шәмәрдән лицее) - Идрисова Сирена (Югары Утар ДДИ)

1 урын-ШЛПУМГ командасы

2 урын-Тимершык авыл җирлеге командасы

3 урын-Шәмәрдән лицее командасы

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде. Сезне чын күңелдән котлыйбыз һәм район этабында уңышлар телибез.

20 март көнне Курсабаш авыл мәдәният йорты, Сүлә авыл клубы, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре Нәүрүз бәйрәме уңаеннан Курсабаш һәм Сүлә авылларында Нәүрүз бәйрәменә бүләкләр җыю оештырдылар. Җыен — Бирнә җыю-Нәүрүз һәм Сабантуй бәйрәмнәре алдыннан оештырыла торган күптәнге традиция. Ул үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итәргә ярдәм итә.Такмаклар әйтеп, теләкләр теләп  йөрдек. Халыкка үз рәхмәтләребезне җиткердек.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Шекше авылында яңа кибет төзелеше

Тэги: Шекше авыл җирлеге

17 март көнне Сулэ авыл клубында Курсабаш авыл китапханәсе, "Ак калфак" клубы әгъзалары белән берлектә "Тылсымлы крючок"дип исемләнгән квадрат мотивлар бәйләү дәресе үткәрелде.Әлеге дәрес барышында китапханәче укучыларны бәйләү өчен җепләрнең төрләре һәм нинди булуы белән таныштырды, бәйләү өчен маркер ни өчен кирәк булуын, жепные һәм крючокнын номерын ничек дөрес сайларга кирәклеген аңлатты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

"Ирекле пирамида"дисциплинасында рус бильярды буенча турнир үткәрелә.

16 март көнне Курсабаш авыл мәдәният йорты, Сулэ авыл клубы, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Өч аю"дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.Тамаша барышында балалар әкият геройлары чыгышын кызыксынып карадылар. Чарадан соң балалар Әкият турында сораулар бирделәр һәм мәдәният белгечләреннән җаваплар алдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Консультация-кисәтү

метеорологик күренеш интенсивлыгы турында

12 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 26 март 2022 ел.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 26 мартында көндез урыны белән секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә.

Ел саен 24 мартта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне үткәрелә, аның максаты-җәмгыятьнең игътибарын туберкулез проблемаларына җәлеп итү һәм халыкның авыру турында хәбәрдарлыгын арттыру һәм аны профилактикалау чаралары.

2022 елда Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне «Туберкулезга каршы көрәшү өчен ресурсларны Мобилизациялибез. Гомерегезне саклап калыйк!» девизы белән уткәрелә.

Эчке эшләр органнарына чакырабыз


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International