"Югары Утар психик тайпылышлары булган балалар өчен интернат-йорты"нда «Һәр бала-кояш кебек» дип исемләнгән уен программасы

2022 елның 25 марты, җомга

21 март көнне ГКУ "Югары Утар психик тайпылышлары булган балалар өчен интернат-йорты"нда тәрбияче Шәйхиева Елена Александровна тәрбияләнүчеләр белән берлектә Халыкара Даун синдромлы кеше көненә багышланган чара үткәрде.

Әлеге чараның максаты: Даун синдромы белән авыруның үзенчәлекләре турында күзаллауларны формалаштыру, дустанә мөнәсәбәтләр булдыру. 

Башта без балалар белән бу темага әңгәмә үткәрдек. Балалар бу көн турында бик күп яңалыклар белделәр, барысы да канәгать калдылар. Моннан тыш, без Даун синдромы турында стенд, рәсемнәр ясау белән шөгыльләндек. Дусларча мөнәсәбәтләр формалаштыру өчен саф һавада жырлы- биюле уеннар үткәрелде. 

    Бу чара балаларга бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International