24 нче март көнне хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләр хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының 2022 ел сезонының зона этабы тәмамланды. (Шәмәрдән зонасы). Бүләкләү тантанасын Шәмәрдән авыл җирлеге Башлыгы Гәрәев А. Н., Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы волейбол федерациясе рәисе Вәлиев Ф. Т. һәм "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Маканов Д. К. үткәрделәр. Ярыш нәтиҗәләре: Иң яхшы уенчы номинациясе: - Хәйретдинова Наилә (Тимершык авыл җирлеге) - Шәрәфиева Алсу (ШЛПУМГ) - Галиәхмәтова Алсу (Шәмәрдән лицее) - Идрисова Сирена (Югары Утар ДДИ)
1 урын-ШЛПУМГ командасы
2 урын-Тимершык авыл җирлеге командасы
3 урын-Шәмәрдән лицее командасы
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде. Сезне чын күңелдән котлыйбыз һәм район этабында уңышлар телибез.