ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2022 ел
якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар!

"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:

Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

18 сәгатьтән. 26 март 18 сәгатькә кадәр. 27 март 2022 ел.

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 27 мартында төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы буран, бозлавык һәм көчле җил көтелә.


26
март, 2022 ел
шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү


25
март, 2022 ел
җомга

Бүген, 25 мартта, Саба гимназиясендә «Уроки цифры» кысаларында “Интернетта куркынычсызлык” темасына чара үтте. Чарада Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, экономика бүлеге җитәкчесе Багманов М. М.   һәм информатизация бүлеге җитәкчесе Заһидуллин М.М. катнаштылар. Алар укучыларга Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләрен белүнең мөһимлеге турында сөйләделәр һәм социаль челтәрләрдә саклану чаралары буенча тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Мәктәпләрдә өченче чирек тәмамланып килә. Язгы каникул 28 марттан  башлана һәм 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Каникул чорында һәр мәктәп балалар өчен бердәм укыту-танып белү планы буенча эшләячәк. Чаралар кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең актуаль санитар-эпидемиологик таләпләрен үтәп оештырылачак.

Язгы каникуллар чорына планнар

 

Тэги: Мәгариф идарәсе

Бүген Россиядә мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, иҗади һөнәр ияләре, шулай ук мәдәни мирасны саклаучылар һәм популярлаштыручылар көне РФ Президентының 2007 елның 27 августындагы 1111 номерлы Указы белән билгеләнгән.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:

2022 нче елда Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүенә 1100 ел була. Шул уңайдан Авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Фаил Фәхим улы Сатыш авылы мәдрәсә музеена Габдрахманов Фәнил Исхак улы ярдәме белән алынган намазлыкларны тапшырды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

"Без бергә. Спорт" дип исемләнгән паралимпиячеләрнең кышкы уеннары.

   22 март көнне район китапханәчеләре Урта Саба клубы мөдире белән берлектә  "Мин кулыма китап алам" проекты кысаларында,  экология буенча интеллектуаль уен үткәрделәр. 

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Оператив хәлнең торышы турында. Мошенниклык профилактикасы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International