21 март көнне Ханты-Мансийск шәһәрендә "Без бергә. Спорт" дип исемләнгән чаңгы ярышларлары төгәлләнде. Уеннарда Россия, Беларусь, Армения, Тадңикистан һәм Казахстан спортчылары катнашты. Чаңгы ярышлары, биатлон, тау чаңгысы спорты, Сноуборд, коляскаларда керлинг һәм следж-хоккей буенча медальләр уйнатылды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең спортчы Миңнегулов Рушан 12,5 һәм 20 км га чаңгы ярышларында 2 алтын медаль яулады, шулай ук спринтта (L2-W9) 3 урын алды. Миңнегулов Рушанны һәм анын тренерын Миңнегуловн Русланны уеннарда бик яхшы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм алдагы стартларда уңышлар телибез.