ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2022 ел
дүшәмбе

Мәктәп яшендәге балаларны әдәби китап укуга тарту максатыннан мәктәп һәм китапханә  бергәләп чаралар уздырырга, укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләргә бурычлы. «28» март көнне Эзмә урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары укытучылары белән берлектә Иләбәр авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Китапханәче  укучылар белән   «Китапханә – серле дөнья» дигән исем астында библиографик дәрес үткәрде. Китап фонды, газета – журналлар, белешмә – библиографик аппарат белән танышканнан соң укучылар кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар. Экскурсия китапханәнең музей почмагында дәвам итте. Укучылар экспонатлар белән таныштылар. Әби – бабаларының көнкүрештә кулланган әсбапларын үз куллары белән тотып карап алар турында бай мәгълүмат тупладылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

26 март көнне Лесхоз бистәсендә РСФСРның һәм ТАССРның атказанган урманчысы Минниханов Нургали Минихан улы хөрмәтенә яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында шахмат буенча районара турнир булып узды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

20 март көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә  атказанган спорт мастеры, Сочида ике тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы Рушан Миңнегулов призларына "Сәламәтлек чаңгы юллары" спорт ярышлары узды. Барлык катнашучылар да грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде, ә җиңүчеләр һәм призерлар тагын акчалата призлар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

27 март көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре көче белән "Нәүрүз" бәйрәменә зур һәм эчтәлекле программа әзерләнде, стенгазета, фотозона куелды. Чара кыш һәм яз арасындагы каршылыкны сурәтләүче театр инсценировкасы белән башланып китте. Бәйрәм барышында барлык теләүчеләр дә күңелле конкурсларда катнаштылар. Тамашачы кунаклар җырлар тыңладылар, көч һәм җитезлек буенча төрле ярышларда катнаштылар, коймак, ботка ашап, чәй эчтеләр. Күңелле җырлар, призлар белән мавыктыргыч ярышлар-болар барысы да бәйрәм атмосферасы һәм җыелучыларга яхшы кәеф тудырды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

        Ел саен 1 апрельдән пенсионерның яшәү минимумы үсеше темпларын исәпкә алып социаль пенсияләр индексацияләнә.

 

2022 нче елның 4 нче апрелендә волейбол буенча хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләр ир-ат командалары арасында Саба муниципаль районы Чемпионаты старт ала.

26 март көнне Кукмара шәһәрендә "Зилант" самбо бүлеген тәмамлаучылар призларына самбо буенча ачык турнир һәм ООО ВСТ- Реконструкция Кубогы ярышлары узды.

24-25 март көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Илһам Шакиров истәлегенә яшүсмерләр арасында көрәш буенча II ачык республика турниры булып узды. 


27
март, 2022 ел
якшәмбе

Безнең илдә елдан — ел интерактив спорт - команда белән ярышларның тигез шартларын тәэмин итеп, компьютер яки видео уеннар нигезендә ярышлар эшчәнлеге төре арта бара. Россия Федерациясендә интерактив спорт спорт төре буларак Спорт министрлыгының 2017 нче елның 9 нче июнендәге 502 номерлы боерыгы белән танылды.

         2017 нче елдан башлап, «Яшь Гвардия» Саба җирле бүлекчәсе җирле штабы инициативасы белән, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә, "Бердәм Россия " Бөтенроссия сәяси партиясенең Саба төбәк бүлеге ярдәме белән, муниципаль берәмлекләрнең 14-35 яшьлек яшьләре арасында киберспорт буенча турнирлар оештырыла. 2018 нче елдан башлап турнир районара дәрәҗәдәге статус алды.

         Киберспорт шәхес үсешенә уңай нәтиҗә бирә, логика үсешенә, тиз карарлар кабул итә белүгә, коллективта команда төрләрендә эшли белүгә ярдәм итә, шул исәптән чит телне тизрәк өйрәтүгә, шулай ук, һөнәри эшчәнлек өлкәсендә тизрәк белем алуга ярдәм итә.

         2022 нче елның 27 нче мартында "Кәеф Бар" кафесы киңлегендә Саба, Балтач, Арча, Яңа Чишмә муниципаль районнары һәм Казан шәһәреннән 14-35 яшьлек 32 киберспортчы катнашында Районара яшьләр арасында киберспорт буенча турнир булып узды. Турнир Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге ярдәме белән үткәрелде. Әлеге турнирның иганәчеләре "Кәеф Бар" кафесы һәм "Җиңел пар" мунча кирәк-яраклары өчен кибете булдылар.

         Турнир нәтиҗәләре буенча, киберспортчылар Ленар Гафиятуллин (Яңа Чишмә муниципаль районыннан), Дилүс Камалиев (Саба муниципаль районыннан) җиңүче булдылар, икенче урынны Илдан Кәримуллин, Фаил Шәрәфетдинов (икесе дә - Саба муниципаль районыннан) һәм өченче урынны Салават Хәйретдинов, Булат Хәйретдинов (икесе дә - Арча муниципаль районыннан) лаек булдылар. Җиңүчеләр һәм призерлар спонсорлардан һәм оештыручылардан истәлекле бүләкләр алдылар.

         Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз, турнирда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез!

Тэги: Яшь Гвардия

«Золотое наследие-Алтын Мирас» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International