Россиядә мәдәният хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәләр

2022 елның 25 марты, җомга

Бүген Россиядә мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, иҗади һөнәр ияләре, шулай ук мәдәни мирасны саклаучылар һәм популярлаштыручылар көне РФ Президентының 2007 елның 27 августындагы 1111 номерлы Указы белән билгеләнгән.

Мәдәният хезмәткәрләре мәдәният һәм сәнгатьтә, кинематография, полиграфия, китап бастыру, массакүләм мәгълүмат чараларында, спортта, туризмда эшләүче һөнәр ияләре дип атыйлар. Алар үзләренең профессиональ союзларына-Россия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзына ия. Ә үз бәйрәмендә аларның иң яхшыларын гадәттәгечә дәүләт һәм ведомство бүләкләре белән бүләклиләр.

Россиядә мәдәният һәм сәнгать белән бәйле кайбер һөнәри бәйрәмнәр – музейлар көне, Россия матбугаты көне, Россия киносы көне, Гомумроссия китапханәләр көне һәм башкалар билгеләнгән инде.

Бүген һөнәри бәйрәмне мәдәниятне саклаучылар һәм булдыручылар – музей һәм китапханә хезмәткәрләре, театр һәм концерт оешмалары эшлеклеләре, мәдәният йортлары, шәһәр һәм авыл клублары белгечләре, үзешчән сәнгать коллективлары билгеләп үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International