Яңа Г. Камал театрында, Казанда «Эхо веков в истории семья – Тарихта без эзлебез» Шәҗәрәләр фестивале узды.
Әлеге чарага күпсанлы кунаклар җыелды, алар арасында Саба районыннан муниципаль этапта җиңүче гаиләләр дә бар иде.
11 июль конне Эзмэ мэдэният йорты балалар белэн "Урман сәфәре" дип исемләнгән экологик сукмагы буйлап сәяхәткә чыкты — табигатьнең матурлыгын, аның байлыгын һәм безнең экосистемага булган йогынтыбызны аңлау өчен искиткеч мөмкинлек.
2025 елның 7 июленнән 2025 елның 13 июленә кадәр Россиядә 8 июльдә Бөтендөнья аллергиягә каршы көрәш көне уңаеннан аллергия авыруларын профилактикалау атналыгы үткәрелә.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне - 8 июльдә билгеләп үтелә торган бөтенроссия бәйрәме. Бу-кеше тормышындагы иң мөһим кыйммәтләрне-ныклы гаиләне, үзара мәхәббәтне һәм тугрылыкны искә алу көне. Гаилә кеше тормышында бик зур урын алып тора. Әлеге бәйрәм уңаеннан Саба туган якны өйрәнү музеенда район "Балкыш" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белән берлектә социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар өчен агач эшләнмәләрен буяу буенча мастер-класс һәм экскурсия үткәреледе.
5 июль көнне Аккүл-Бигәнәй авылында авыл яшьләре призына ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Турнирда Казан шәһәре, Саба, Балтач, Әтнә, Мамадыш районнарыннан 12 команда катнашты. Турнирның җиңүчесе- Әтнә районыннан- Күнгер командасы;
2 урын-Казан- Тормыш;
3 урын- Бигәнәй;
Бигәнәй яшьләренә һәм спонсорларга турнирны оештырган өчен рәхмәт белдерәбез.
5 июль көнне Аккүл-Бигәнәй авылында хатын-кызлар командалары арасында Бигәнәй авыл яшьләре призына волейбол буенча турнир узды. Турнирда Казан шәһәре, Саба һәм Балтач районыннан 8 команда катнашты. Турнирның җиңүчесе- Бигәнәй командасы;
2 урын- Шәмәрдән ;
3 урын- Казан шәһәре;
Бигәнәй яшьләренә һәм спонсорларга турнирны оештырган өчен рәхмәт белдерәбез.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Быел җәй көне МББУ «Иштуган урта гомуми белем бирү мәктәбе» нең мәктәп яны участогы укучылар һәм укытучылар тырышлыгы белән яңартылды.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтүе
Г.И.Кәримова шәхси эшмәкәрлек предприятиесенең сәүдә объектында сатучылар өчен сәүдә кагыйдәләренең нормаларын һәм нигезләмәләрен аңлату буенча семинар үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре үткәрде.