2022 елның 29 март көнендә район хакимиятенең актлар залында Саба муниципаль районы террорга каршы комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Көч структуралары, саклана торган объектлар җитәкчеләре катнашында эшлекле сөйләшүне район башлыгы Раис Минниханов алып барды.
Шәмәрдән авыл җирлегендә Ф. Кәрим урамы буенча 7,9-нчы номерлы йортларны капиталь ремонтлау бара. Эшләрне җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять "Торак милекчеләре ширкәтләренә хезмәт күрсәтү үзәге" алып бара.
Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге «Тоталь диктант - 2022» Халыкара белем бирү акциясендә катнашты. Акциянең максаты –рус телендә хатасыз язарга өйрәтү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Диктант Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсендә узды. Бу акциядә 25 кеше катнашты.
2022 елның 9-10 апрель көннәрендә «Сабантуй» спорткомплексында конкур буенча ярышлар узды.
9нчы апрель көнне Саба гимназиясендә “Тоталь диктант” мәдәни-агарту акциясе үтте.
2022 елның 8 апрелендә Байлар Сабасының «Шатлык» балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр үтте.
Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы һәм яфраклы токым орлыклары чәчүгә керешкәннәр. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында үткәрелә.
11нче апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә "Укучыларның җәйге ялын оештыру" дигән темага тәрбия эше буенча директор урынбасарларының утырышы булды. Утырышта җәйге ял һәм хезмәтне нәтиҗәле итеп оештыру, тиешле санитар таләпләрне, пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, туклану, авыр тормыш шартларында яшәүче укучылар белән эзлекле эш алып бару, 14 яше тулган укучыларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре каралды. Җәйге ялны оештыру буенча ведомствоара комиссия әгъзалары утырышта катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.
Бөтендөнья сәламәтлек көне-ул үз иминлеге, сәламәт тән һәм нык рух турында кайгыртучы, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм экологик хәлне яхшыртуга омтылучы, бу турыдан-туры сәламәт милләт үсешенә йогынты ясый торган көн.
РФ Хөкүмәте тарафыннан тышкы санкция басымы шартларында Россия икътисадын үстерүне тәэмин итү буенча беренче чираттагы чараларның оператив планы нигезендә кече һәм урта бизнеска ярдәм итүнең финанс һәм финанс булмаган программалары буенча берничә карар кабул ителде.