ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

8 апрель көнне Казан шәһәрендә 15 яшькә кадәрге балалар арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы команда беренчелеге булып узды

          Җаваплылыгы чикләнгән " Игенче " җәмгыяте Рамазан аенда изге гамәлләр кылуны дәвам итә. Бүген шушы җәмгыятьтә эшләп, хәзергесе көндә лаеклы ялда  булган ветераннарга,  азык-төлек  салынган күчтәнәч - пакетлар өләшенде.Җыелмага һәр көнне кирәк булган ярмалар, көнбагыш мае, чәй һәм тәм-томнар керә. Әлеге изге эш "Игенче" ҖЧҖдә  елда уздырыла торган бер бик матур гадәткә әйләнде. Җәмгыятьнең әйдәп баручы белгечләре , сигез авылда гомер итүче ветераннарга , 280 күчтәнәч -пакетны өләшеп чыкты.

10 нчы апрель көнне САБА-АРЕНА спорт мәктәбе базасында Бөтендөнья өстәл теннисы көненә багышланган өстәл теннисы буенча Турнир узды.

2022 елның 9 апрелендә "Саба Арена "спорт мәктәбе базасында "Татарстан Республикасы Бадминтон өметләре-2022 "икенче турына бадминтон буенча сайлап алу ярышлары узды, анда Саба, Теләче һәм Кукмара районнарыннан 60 бала катнашты.

Соңгы вакытта бердәм дәүләт күчемсез милек реестры (алга таба – ЕГРН) чыгармаларында еш кына «махсус билгеләр»графасы өлешендә хаталар очрый.

Бүген Татар-информ мәйданчыгында санкция басымы шартларында бизнеска ярдәм итү чараларының яңа республика пакетын игълан итә торган брифинг узды. Спикерлар булып Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин һәм бизнеска ярдәм итү институтлары җитәкчеләре – Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәтшин һәм Эшкуарлыкка ярдәм Фонды генераль директоры Айдар Салихов чыгыш ясадылар. 

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышының 22.03.2002 елдагы беркетмәсенең 2 пунктын үтәү максатларында Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел буе баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге Россия Банкы рәсми сайтының «финанс базарын яклау чаралары» дигән махсус бүлеге турында мәгълүмат җибәрә. Аерым алганда, бүлеккә кризиска каршы гамәлдәге программалар (мәсәлән, халык һәм шәхси эшмәкәрләр өчен кредит каникуллары), чиктән тыш тәрҗемәләр һәм түләүләр, банк карталарыннан файдалану турында мәгълүмат кертелгән. Мәгълүматлар даими рәвештә килә торган запросларга бәйле рәвештә яңартыла.

Россия урманына сакчыл караш тәрбияләү, урманчы һөнәренең абруен күтәрү, җәмгыять игътибарын урман ресурсларын саклау, яңадан торгызу һәм арттыру проблемаларына җәлеп итү максатыннан һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 29.03.2002 ел, № 626-р, агымдагы елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә «Хәтер бакчасы»халыкара акциясе узачак.

Татар Икшермә авылы мәчетендә  Галимуллин Илдар Шамил улы ифтар ашы уздырды.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International