8 апрель көнне Казан шәһәрендә 15 яшькә кадәрге балалар арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы команда беренчелеге булып узды.
11 район пьедестал өчен көрәште. Саба районы командасы, Казан һәм Алексеевск районнары командаларыннан гына калышып, өченче урынны яулады.
Спортчыларыбызны котлыйбыз һәм шәхси беренчелектә уңышлар телибез!