Изге айда – изге гамәлләр

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

          Җаваплылыгы чикләнгән " Игенче " җәмгыяте Рамазан аенда изге гамәлләр кылуны дәвам итә. Бүген шушы җәмгыятьтә эшләп, хәзергесе көндә лаеклы ялда  булган ветераннарга,  азык-төлек  салынган күчтәнәч - пакетлар өләшенде.Җыелмага һәр көнне кирәк булган ярмалар, көнбагыш мае, чәй һәм тәм-томнар керә. Әлеге изге эш "Игенче" ҖЧҖдә  елда уздырыла торган бер бик матур гадәткә әйләнде. Җәмгыятьнең әйдәп баручы белгечләре , сигез авылда гомер итүче ветераннарга , 280 күчтәнәч -пакетны өләшеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International