2022 елның 29 март көнендә район хакимиятенең актлар залында Саба муниципаль районы террорга каршы комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Көч структуралары, саклана торган объектлар җитәкчеләре катнашында эшлекле сөйләшүне район башлыгы Раис Минниханов алып барды.
Утырышта “2021-2025 елларда Саба муниципаль районында терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау” ярдәмче программасы нигезендә планлаштырылган чаралар, район биләмәсендә урнашкан объектларның иминлек паспортларын актуальләштерү барышы һәм башка мәсьәләләр каралды. Мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров соңгы елларда республикада Татарстан Президенты тарафыннан расланган «Пилот Т2» проектына таянып үткәрелгән иминлек мониторингы нәтиҗәләре белән таныштырды. Мәктәпләрдә психологик яктан куркыныч төркемнәр белән профилактика эшчәнлеге Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән алгоритм һәм методик ярдәмлекләргә нигезләнеп план нигезендә даими алып барылуы билгеләп үтелде. Раис Минниханов үзенең йомгаклау чыгышында терроризм һәм экстремизм белән бәйле тиешле профилактика чаралары күрү, Рамазан аенда кирәгеннән артык дини фанатизмга бирелү күренешләрен вакытында тыю зарурлыгына басым ясады. Росгвардиячеләргә сәүдә һәм башка халык күп була торган объектларда өйрәнүләр, эвакуация чаралары үткәрү бурычы йөкләде.