Бөтендөнья сәламәтлек көне

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

7 апрель көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан «Сәламәтлек - иң зур байлык» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Бөтендөнья сәламәтлек көне-ул үз иминлеге, сәламәт тән һәм нык рух турында кайгыртучы, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм экологик хәлне яхшыртуга омтылучы, бу турыдан-туры сәламәт милләт үсешенә йогынты ясый торган көн. Ел саен Бөтендөнья сәламәтлек көнен бәйрәм итү кешелекнең иң әһәмиятле проблемаларына багышлана, һәм һәр тапкыр үзенең аерым тематикасы белән уза. Әлеге  әңгәмәдә шулай ук Лесхоз бистәсе фельдшеры да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International