Эзмә авыл мәдәният йорты һәм Иләбәр китапханәсе хезмәткәрләре Эзмә мәдәният йортында балалар белән «Ерак һәм якын космос» дип исемләнгән викторина уздырдылар. Космос - шундый якын һәм шул ук вакытта ерак.Ул кешеләрне һәрчак җәлеп итә. Йолдызларда нәрсә? Күләме буенча нинди? Йолдызлардан Җир күренәме? Космостан нинди Җир? Галәмдә нинди хайваннар булган? Гагарин очкан корабль ничек атала? Бу һәм башка бик күп сораулар бүгенге викторинада яңгырады. Мондый викториналарның максаты-космонавтлар биографиясенең төп фактлары, күк телләре һәм космик аппаратлар турында кызыклы мәгълүматлар белән танышу. Балалар бик теләп күп сорауларга җавап бирделәр һәм бик күп яңалыклар белделәр.
12 апрель көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Космонавтика көненә багышланган «Космос-ул кызык» дип исемләнгән танып — белү сәгате үткәрделәр.
Волейбол буенча Түбән Шытсу авыл җирлеге командасы район чемпионатында актив катнаша.
Татарстанда инвалидлык буенча 1500 артык пенсия гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка билгеләнде
Тимершык командасы 2022 нче ел сезонында авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында актив катнаша.
8 апрель көнне Олы Шыңар авылыннан Ахунҗановлар нәселе "Тарихта без эзлебез - Эхо веков в истории семьи" Республика Шәҗәрә фестивалегең Саба районында узган зона этабында катнаштылар .Конкурста катнашучы 6 район вәкилләре арасында 1 урынны яулап конкурсның республика этабына үттеләр. Сәхнәдә конкурсантлар үз гаиләләренең тарихына багышланган музыкаль композицияләр тәкъдим иттеләр. Ахунҗановлар нәселе тарихында илнең чор вакыйгалары — 1917 елгы революция, репрессия, Бөек Ватан сугышы чагылдырылды... Ахунҗан бабай кибет тота, ат белән йөреп товар ташый. Аның иң саваплы гамәле: ул кешеләргә әҗәткә бирүдән курыкмый. Менә шулай ул авылдашларын ачлыктан коткарып кала...
Нәселдән милли көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионнары, атказанган артистлар, атказанган урманчылар, шулай ук укытучылар, журналистлар, төрле тармак җитәкчеләре чыккан. Алар үзләренең итекчеләре, шәлчеләре, кул эше осталары белән дә горурланалар. Биючеләр, җырчылар, музыкантлар, гармунчылар чыгышын бөтен зал хуплады.
Район мәдәният йортының кече залында зур күргәзмә эшләде: командалар жюри хөкеменә өчпочмак, бавырсак, чәк-чәк һәм башка кулинар иҗат җимешләрен, һөнәрчелек, кул эшләре буенча эшләнмәләр, нәселдән-нәселгә, кулдан-кулга күчкән борынгы әйберләрне тәкъдим иттеләр. Монда да Ахунҗанныкылар сынатмады, гаиләнең төп ризыгы - зур Казанда ишле гаилә өчен әзерләнгән бәрән итеннән шулпа куйдылар. Авыл каймагы, катык, мичкә тәгәрәткән бәрәңге, тутырма, ит бәлеше, тутырылган тавык, каз, үрдәк; чәй ризыкларыннан - әлбә, кесәл, талкыш кәләвә һ.б. табынның күрке иде. Алда - Республика ярышы, сезгә зур уңышлар теләп калабыз!
12 апрельдә Россиядә 1962 елның 9 апрелендә дөньяда беренче тапкыр Советлар Союзы гражданы Юрий Гагарин тарафыннан "Восток" космик корабында космоска очу хөрмәтенә СССР Югары Советы Президиумының 1961 елның 12 апрелендә билгеләнгән Указы нигезендә Космонавтика көне билгеләп үтелә.
2022 нче елның 12нче апрелендә Югары Утар психик тайпылышлары булган граҗданнар өчен интернат йорты тәрбиячесе Әскәрова Миләүшә Сәлим кызы балалар белән “Белмәмеш белән Айга сәяхәт”дип исемләнгән уен- сәяхәт уздырды.
Иске Икшермә авыл җирлеге узешчәннәре 10 апрель көнне Мичәнбаш авыл клубында "Җырлыйк әле" шоу проекты белән чыгыш ясадылар.Чара бер сулышта узды,тамашачыларга бик ошады.
Хатын-кызлар арасында узган волейбол ярышлары тәмамлануга, ир – егетләр командалары арасында уеннар старт алды. Финанс – бюджет палатасы егетләре исә волейбол буенча район Чемпионатында ике командада көч сынашалар. Волейбол – күмәк уен һәм нәтиҗәлелеккә дә һәр уенчының тырышлыгы, осталыгы аша ирешергә мөмкин. Әлегә уеннар көндәшлек һәм эмоциональ фонда уза. Ә без, үз чиратыбызда, командаларга җиңү һәм уңышлар телибез.