«Космос-ул кызык»

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

12 апрель көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Космонавтика көненә багышланган «Космос-ул кызык» дип исемләнгән танып — белү сәгате үткәрделәр. Балалар китаплар буенча "сәяхәт" ясадылар, галәмдә булган очучы-космонавтлар белән таныштылар. «Космос» тематикасы балаларны серлелек һәм билгесезлек белән мавыктырды. Алар иҗади эшчәнлеккә бик теләп кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International