ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

23 апрель көнне Мишә авыл җирлегендә беренче язгы өмә булып узды

Тэги: Мишә авыл җирлеге

24 нче апрельдә Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәренең «Победа» мәдәният сараенда халык биюләре төбәкара фестиваль - конкурсы узды. Фестивальдә Балалар иҗат үзәге һәм Саба гимназиясенең «Микс» хореография коллективы (җитәкчеләре Дәүләтшина А. Ф., Гаррәпова Г. Х.) катнашты, шулай ук, коллектив җитәкчеләре “Остаз” номинациясендә чыгыш ясадылар.

Безнең хореография коллективы һәм остазларыбыз бәйгенең I дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде. Катнашучыларны, җитәкчеләр Гөлчәчәк Гаррәпова һәм Альмира Дәүләтшинаны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!

Тэги: Мәгариф идарәсе

​ ​ Саба район китапханәсенең уку залында хезмәт ветераны, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзасы Әхмәтҗанов Зөфәр Габделбәр улының 75 яшьлек юбилеена багышланган "Яшик әле дуслар белән бергәләп!" дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде. Кичәдә юбилярны котлау өчен Шәмәрдән радиотелевизион үзәге начальнигы Хаҗиев Айрат Шаһимулла улы, ветераннар советы җитәкчесе Ильясов Фәнил Ильяс улы, "Өлкәннәр","Мишә дулкыннары", клубларының актив әгъзалары килгән иде. ​ Барысы да Ильдус абыйны чын күңелдән котлап матур теләкләрен җиткерделәр. Юбиляр хөрмәтенә баянчы Ильназ Мусин белән җырчы Айнур Гәрәев матур җыр башкардылар. Истәлекле фотолардан презентация күрсәтелде. Чара ахырында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә.Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

"Тургай волонтеры" программасын тормышка ашыру кысаларында , 24 апрель көнне балалар тәрбияче Дәүләтгәрәева Г.З. белән берлектә, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен чистарту буенча өмә үткәрделәр.

Балалар чүп-чар һәм коры яфракларны җыештырдылар, бөтен асфальт зонасын себерделәр.

Сугыш еллары әкренләп онытыла бара, һәм бу вакыйгалар турында хәтерләүчеләр калмый диярлек, ә һәйкәл үсеп килүче буын өчен хәтер булып калачак һәм булачак.

Обелиск-ул изге урын! Монда чәчәкләр алып килегез, исемнәре истәлекле такталарда язылган кешеләргә рәхмәт белдерегез!

Тэги: осз

24
апрель, 2022 ел
якшәмбе

Хөрмәтле Саба районы халкы һәм кунаклары!


23
апрель, 2022 ел
шимбә

«Академик акварель» темасына мастер – класс.  

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары - «NEXT. ПОКОЛЕНИЕ 2022» Халыкара конкурсы призерлары.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бүген, 23 апрель көнне, Байлар Сабасының үзәк мәйданында Яшь Гвардия активистлары "Георгий тасмасы" акциясе үткәрделәр. Ел саен алар Җиңү көне алдыннан патриотик акция үткәрәләр. Төп бурычларының берсе-сабалыларга сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның Бөек Батырлыгы турында искә төшерү, тылда хезмәт куйган һәм үз гомерләрен корбан иткән Ватаныбызны саклаган кешеләрне искә алу.

         Моннан тыш, Яшь Гвардия активистлары Сабада яшәүчеләргә һәм кунакларга бәйрәм атрибутын ничек дөрес итеп кияргә кирәклеге турында искә төшерделәр. Кара кызгылт сары тасмалар белән бергә яшьгвардиячеләр гражданнарга бу символ турында кыскача мәгълүмат белән листовкалар тараттылар.

         "Кешеләргә Георгий тасмасын күкрәкләрдә, йөрәк янында кияргә кабул ителүен искәртү бик мөһим, — дип аңлата активистлар. - Кызганычка каршы, бүген без аны үтеп баручы сумкаларда, автомобиль антенналарында күрә алабыз. Күпләр тасманы беләзеккә бәйли, символны баш киемнәренә урнаштыра, чалбарга беркетә. Шуңа күрә без сабалыларга бу кагыйдәләр турында сөйләргә карар иттек".

         Активистлар 300 дән артык георгий тасмалары һәм листовкалар тараттылар.

Тэги: Яшь Гвардия

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

22 апрель көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә Бөтендөнья Җир көне уңаеннан "Җир көне" дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. 

 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International