22 апрель көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә Бөтендөнья Җир көне уңаеннан »Җир көне " дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. "Бу Җир-синеке һәм минеке" дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Башлангыч сыйныф укучылары экологиянең нәрсә икәнлеген һәм җир планетасын җимерүдән ничек сакларга кирәклеген белделәр. Бу чарада балалар Тылсымлы Экология иленә мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Сәяхәт вакытында, төрле утрауларда тукталып, бик күп яңалыклар һәм кызыклы нәрсәләр белделәр, кеше гаебе белән килеп чыккан экологик проблемалар белән таныштылар, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен мөстәкыйль формалаштырдылар.