Хөрмәтле Саба районы халкы һәм кунаклары!
Христосның якты бәйрәме-Изге Пасха белән иң җылы котлауларны кабул итегез!
Ул тормышның шатлыгын һәм яңарышын символлаштыра, безнең игелеккә һәм гаделлеккә ышанычыбызны ныгыта. Мәсихнең яңадан терелүен дин тотучылар рухи яңарыш, рухи кыйммәтләргә тугрылык символы буларак кабул итә: бу шәфкать һәм сабырлык, Мәрхәмәтлелек, Гафу итү, патриотизм һәм якыннарга мәхәббәт.
Пасха бәйрәме һәр кешенең игелекле эшләр һәм иҗат өчен тууын искә төшерә. Бу көн һәр йортка шатлык һәм өмет, яхшы кәеф, иминлек һәм иртәгәсе көнгә ышаныч китерсен. Сезнең гаиләләрдә һәрвакыт тынычлык, игелек, татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен!