2025 елның 12-13 декабрендә Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы призына йөзү буенча ярышлар узды. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Олимп» урта мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яхшы әзерлек күрсәттеләр һәм призлы урыннар алдылар.
2014 елда туган Мөхәммәтҗанова Динә 100 метрлы брасс дистанциясендә 1 урынны яулады.
Арсланова Алиса 2014 елда туган 100 метрлы брасс дистанциясендә 2 урынны яулады.
Молодцы! Спортчыларыбызны һәм аларның тренерлары-укытучылары Сафина Гөлназ Илдус кызын һәм Насыйбуллина Гөлнара Рифат кызын котлыйбыз. Сәламәтлек, уңышлар һәм тыныч күк йөзе телибез!