22 нче апрель көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенен рәсем сәнгате бүлеге укучылары һәм укытучылары «Графика дөньясында проекты кысаларында» Казан сәнгать училищесы базасында «Академик акварель» темасына мастер – класста катнашты. Очрашу барышында Диләрә Хәмзовна җитәкчелегендәге укучылар өчен Казан сәнгать училищесының тарихы һәм эше белән таныштырып, экскурсия үткәрелде. Балалар бик күп кирәкле мәгълүмат алдылар.
Аннары инде алдан әзерләнгән аудиториядә мастер-класс үтте. Казан сәнгать училищесы укытучысы Ольга Вадимовна акварель рәсем сәнгате теориясе турында сөйләде. Акварель тарихына кыска экскурсиядән соң балалар әлеге техника өчен кирәкле материаллар белән таныштылар. Аннары укытучы материалда ничек эшләргә кирәклеген күрсәтте.
Рәсем сәнгате буенча белемнәрен баетып, укытучылар Сафина Р.К., Гәзизова Г. Р., Иванова М. И. һәм Мифтахова Ф. укучылар белән бергә Казан сәнгать училищесы җитәкчелегенә шундый мавыктыргыч очрашу өчен рәхмәт белдерделәр.