Шекше авыл җирлеге хезмәткәрләре территорияне җыештырдылар.
Оешма, учреждение, предприятиеләрдә эшләүчеләр белән беррәттән, бистәдә яшәүче һәркем яшәгән җиребезнең чиста һәм матур булуына үзенең өлешен кертергә тырыша.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары-"Вятские выкрутасы 2022" төбәкара бию конкурсы призерлары.
23 апрель көнне Мишә авыл җирлегендә беренче язгы өмә булып узды
24 нче апрельдә Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәренең «Победа» мәдәният сараенда халык биюләре төбәкара фестиваль - конкурсы узды. Фестивальдә Балалар иҗат үзәге һәм Саба гимназиясенең «Микс» хореография коллективы (җитәкчеләре Дәүләтшина А. Ф., Гаррәпова Г. Х.) катнашты, шулай ук, коллектив җитәкчеләре “Остаз” номинациясендә чыгыш ясадылар.
Безнең хореография коллективы һәм остазларыбыз бәйгенең I дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде. Катнашучыларны, җитәкчеләр Гөлчәчәк Гаррәпова һәм Альмира Дәүләтшинаны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!
Саба район китапханәсенең уку залында хезмәт ветераны, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзасы Әхмәтҗанов Зөфәр Габделбәр улының 75 яшьлек юбилеена багышланган "Яшик әле дуслар белән бергәләп!" дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде. Кичәдә юбилярны котлау өчен Шәмәрдән радиотелевизион үзәге начальнигы Хаҗиев Айрат Шаһимулла улы, ветераннар советы җитәкчесе Ильясов Фәнил Ильяс улы, "Өлкәннәр","Мишә дулкыннары", клубларының актив әгъзалары килгән иде. Барысы да Ильдус абыйны чын күңелдән котлап матур теләкләрен җиткерделәр. Юбиляр хөрмәтенә баянчы Ильназ Мусин белән җырчы Айнур Гәрәев матур җыр башкардылар. Истәлекле фотолардан презентация күрсәтелде. Чара ахырында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
"Тургай волонтеры" программасын тормышка ашыру кысаларында , 24 апрель көнне балалар тәрбияче Дәүләтгәрәева Г.З. белән берлектә, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен чистарту буенча өмә үткәрделәр.
Балалар чүп-чар һәм коры яфракларны җыештырдылар, бөтен асфальт зонасын себерделәр.
Сугыш еллары әкренләп онытыла бара, һәм бу вакыйгалар турында хәтерләүчеләр калмый диярлек, ә һәйкәл үсеп килүче буын өчен хәтер булып калачак һәм булачак.
Обелиск-ул изге урын! Монда чәчәкләр алып килегез, исемнәре истәлекле такталарда язылган кешеләргә рәхмәт белдерегез!
Хөрмәтле Саба районы халкы һәм кунаклары!
«Академик акварель» темасына мастер – класс.
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары - «NEXT. ПОКОЛЕНИЕ 2022» Халыкара конкурсы призерлары.