ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2022 ел
дүшәмбе

Шекше авыл җирлегендә ял итү урыннары

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Шекше авылында яңа кибет төзелеше

Тэги: Шекше авыл җирлеге

«Яшел үлән» теплица хуҗалыгында кыярлар өлгерә 

Тэги: Шекше авыл җирлеге

13май көнне Лаешта  «Аҗаган 2022» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының зона  этабы узды. Әлеге ярышта Саба,Лаеш,Балык Бистәсе,Теләче,Питрәч,Кукмара районнары  катнашты. Барлык этап нәтиҗәләре буенча  К.Байкиев исемендәге Икшермә кадет мәктәбе командасы 2 нче урынга лаек булды һәм июнь аенда узачак финалга үтте.  Котлыйбыз һәм алага таба уңышлар телибез.

Тэги: Мәгариф идарәсе

13 май көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә һәм Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре «Сыналган мәхәббәт» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәреп, «Ак калфак» клубы әгъзаларын яңа китаплар белән таныштырдылар. Галия Сафиуллинаның «Сыналган мәхәббәт» китабына аерым игътибар бирелде. Галия Сәлимовна повестьлар гына түгел, шигырьләр дә яза. Аның сүзләренә җырларны Татарстанның Марат Яруллин, Фирдүс Тямаев, Ләйсән Рәфыйкова һәм башка эстрада йолдызлары башкара. Шигърияткә мәхәббәт аңа әтисеннән бирелә, ул шигырьләр иҗат итәргә яраткан, аның кулъязмалары бүгенге көнгә кадәр сакланган. Чирмешән язучысының һәр повесте - танышларының реаль тормыш тарихы һәм һәр геройның язмышын ул үзе кичерә, гүя күз яшьләре белән яза, бу аның повестьларына аерым реалистиклык өсти. Чарада катнашучылар әсәрләрдән өзекләр укып, геройларга борчылып, повестьны тулысынча укырга теләделәр һәм китапны өйләренә алдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Консультация-кисәтү

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

18 сәгатьтән. 16 май 20 сәгатькә кадәр. 2022 елның 17 мае

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 17 маенда төнлә һәм көндез урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казанда – көндез).

2022 елның 15 маенда Югары Утар балалар интернат-йорты Идрисова С.И. җитәкчелегендә «Гаилә открыткасы» дигән темага мастер-класс үткәрелде. Гаилә-кешелек кыйммәтләренең берсе.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе

Беренче Май бәйрәме-тынычлык, хезмәт, дуслык, якты яз бәйрәме. Кояшның язгы нурлары белән ул һәр йортка, һәр йөрәккә, салкын җилне узып, җылы һәм шатлык алып килә. Бу матур бәйрәмдә Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре балалар белән "Беренче Май бәйрәмен каршылыйбыз"дигән күңел ачу программасы үткәрделәр. Программа башында балалар бәйрәмнең традицияләре, Беренче Май тарихының иң якты һәм кызыклы сәхифәләре, хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге көне ничек барлыкка килгән, аның төп этаплары турында белделәр. Программа команда уеннарында төзелде һәм үз эченә күңелле эстафеталар, конкурслар, бию биремнәре, сораулар һәм табышмаклар алды. Катнашучылар каршылыкларны җиңделәр, үзләрен ныклык һәм төгәллек белән күрсәттеләр, биремнәрне үз көндәшләреннән тизрәк үтәделәр, ә иң мөһиме – күңел күтәренкелеге һәм күп уңай эмоцияләр алдылар. Чара ахырында балаларны татлы бүләкләр көтте.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

Иштуган авыл җирлеге территориясендә, бюджет учреждениеләре һәм җирлек предприятиеләре белән берлектә, санитар-экологик икеайлык кысаларында агач утырту буенча чара үткәрелде

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International