«Семейное чтение: уходящая традиция или вечная ценность» дигән темага әдәби программа

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

15 май - Халыкара гаилә көне. Шушы бәйрәм уңаеннан, 13 май көнне Килдебәк авыл китапханәчесе Сабабаш китап бирү пунктында, клуб мөдире белән берлектә,  китап укучылар белән «Семейное чтение: уходящая традиция или вечная ценность» дигән темага әдәби программа  үткәрделәр. Балалар әниләр белән бергәләп гаилә һәм аның әгъзалары турында табышмаклар чиштеләр, әкиятләрне искә төшерделәр. Әти, әни, апа, абыйларының иң күркәм сыйфатларын атадылар.  Кичәбезнең ахырында балалар, тормышта иң зур байлык-гаилә, дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International