Бәйрәмне каршылыйбыз

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Беренче Май бәйрәме-тынычлык, хезмәт, дуслык, якты яз бәйрәме. Кояшның язгы нурлары белән ул һәр йортка, һәр йөрәккә, салкын җилне узып, җылы һәм шатлык алып килә. Бу матур бәйрәмдә Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре балалар белән "Беренче Май бәйрәмен каршылыйбыз"дигән күңел ачу программасы үткәрделәр. Программа башында балалар бәйрәмнең традицияләре, Беренче Май тарихының иң якты һәм кызыклы сәхифәләре, хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге көне ничек барлыкка килгән, аның төп этаплары турында белделәр. Программа команда уеннарында төзелде һәм үз эченә күңелле эстафеталар, конкурслар, бию биремнәре, сораулар һәм табышмаклар алды. Катнашучылар каршылыкларны җиңделәр, үзләрен ныклык һәм төгәллек белән күрсәттеләр, биремнәрне үз көндәшләреннән тизрәк үтәделәр, ә иң мөһиме – күңел күтәренкелеге һәм күп уңай эмоцияләр алдылар. Чара ахырында балаларны татлы бүләкләр көтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International