Яшьләр арасында алкоголизмны кисәтү, алкогольнең организмга һәм кеше сәламәтлегенә ничек йогынты ясавы, алкоголь куллануга тискәре караш, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре «Алкоголь һәм аның сәламәтлеккә йогынтысы» диспутын үткәрделәр. Слайд-презентациядән файдаланып, хәмернең начар йогынтысын, шулай ук аның яшь организмга тискәре нәтиҗәләрен күрсәттеләр. Яшүсмерләргә Россия Федерациясендә җан башына туры килгән алкоголь куллану статистикасы турында мәгълүматлар бирелде. Чараны алып баручы хәбәр иткәнчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, алкогольдән явызларча файдалану үлемгә һәм инвалидлыкка чагыштырмача иртә тормыш стадияләрендә китерә. Аннан соң яшьләр арасында хәбәрдарлык дәрәҗәсен ачыклау һәм алкогольдән явызларча файдаланудан зыян китерү максатыннан «синең алкогольгә мөнәсәбәтең» дигән анкета үткәрделәр. Физик культура, спорт, буш вакытны, кызыклы һәм эчтәлекле ялны дөрес оештыру - болар барысы да начар гадәтләрнең үсешенә һәм, барыннан да элек, алкоголь куллануга каршы килә.
25 нче май көнне Балалар иҗат үзәге базасында Техник иҗат фестивале булып үтте. Әлеге фестивальдә районыбызның 18 мәктәбе түгәрәктә эшләнгәнгән эшләреннән күргәзмә тәкъдим итте. Чара җыр-биюләр белән үрелеп барды.7 номинациядә һәм 3 ярышта җиңүчеләр билгеләнде, алар мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Милли бәйрәм «Сабантуй» га әзерлек максатыннан Тимершык авыл җирлегендә «Сабантуй» үткәрү урынында ремонт эшләре бара.
24 май көнне Югары Симет урта мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте.
2022 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак. Балалар өчен юлламалар сатып алу (сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юлламалар алырга хокуклы кешеләрне дә кертеп), балалар туристик кэшбэкына, лагерьларда һәм юлда туклануны оештыру, ата-аналар өчен лагерьларда булу мөмкинлеге турындагы сорауларга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Садыков Ринат Наил улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Асадуллина Алсу Мөниб кызы, Татарстан Республикасы сәламәтләндерүне оештыру буенча республика үзәге директоры, Дәүләтчин Илдар Локман улы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе Тимирясова Асия Витальевна. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре «кайнар линия» телефоны буенча 8(800)350-44-72 26 майда 10:00 дән 12:00 гә кадәр, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2022 елның 26 маена кадәр 10 сәгатькә кадәр кабул ителә https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm к
24 нче майда Килдебәк гомуми урта белем бирү мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булып узды
13 майда тернәкләндерүнең техник чараларын кулланып, өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтүче учреждение хезмәткәрләре өчен укыту дәресләре үткәрү графигы эшләнде.
19 майда эшләнгән график буенча «Карау мәктәбе»технологиясе кысаларында укулар башланды. Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы «Балкыш учреждениесе медицина хезмәткәре Мәүләвиева Г.Т. өлкән яшьтәге кеше организмының үзенчәлекләре. Йокы, туклану, актив ял оештыру: физик активлык, аралашу. Өлкән кешеләрнең психологик үзенчәлекләре»дигән темага лекция һәм практика уздырды.
Сатыш авылы мәдрәсә музеенда "Ислам - тынычлык һәм игелек дине" дип исемләнгән чара оештырылды.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә дә Соңгы кыңгырау яңгырады. Быел мәктәпне 7 укучы тәмамлый. Аларга алда торган имтиханнарында һәм киләчәк тормышларында уңышлар һәм бәхет телибез!