Ислам - тынычлык һәм игелек дине

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда "Ислам - тынычлык һәм игелек дине" дип исемләнгән чара оештырылды. Чарага авылыбыз имамы Алмаз хәзрәт, абыстай Мәдинә апа һәм авылның мөхтәрәм кешесе Габделәхәт абый чакырылды. Бәйрәмнең беренче өлешендә диннең барлыкка килүе, ата - бабаларыбызның аны саклап бүгенге көнгә кадәр китереп җиткерү тарихы турында әңгәмә корылды. Икенче өлештә Миләүшә ханым хатын - кызларыбызга яулык ябу буенча мастер класс күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International