Килдебәк авыл җирлегендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

24 нче майда Килдебәк гомуми урта белем бирү мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булып узды. Бүгенгесе көндә мәктәптә барлыгы 145 бала белем ала. Тугызынчы сыйныфны 15 укучы, унберенче сыйныфны 5 укучы тәмамлый. Килдебәк гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары уку елы дәвамында район, республика һәм төбәкара фән олимпиадаларында катнашып призлы урыннар яуладылар.  “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә әти-әниләр, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты М.И. Галиев, районнан килгән вәкилләр һәм авыл җирлегендә урнашкан оешма-предприятия җитәкчеләр дә катнашты. Бәйрәм уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты М.И. Галиев һәм Саба районында урнашкан “129 нчы янгынга каршы көрәш бүлеге” җитәкчесе И.Г. Закиров укытучыларга Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Минниханов тәкъдиме белән Ак Барс Банк тарафыннан әзерләнгән ноутбукларны тапшырдылар. Бәйрәмгә килгән кунаклар укучыларны уку елы тәмамлану белән котладылар һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләделәр.       

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International