Шәмәрдән авыл җирлегендә "Безнең ишегалды" программасы.
Бәхетле гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Чөнки гаилә-ул иң зур кыйммәт, һәм тормышта бернәрсә дә аның җылысын алыштыра алмый. Тормыш авырлыкларына каршы тору, көрәшү һәм җиңү җиңелрәк бит. Үз җиңүләрең белән иң якыннарың белән уртаклашу яки гаилә белән яшәү шатлыклары белән ял итү бик күңелле. Бүген, гаилә көнендә, сезне котлыйбыз һәм гаиләгездә һәрвакыт тынычлык, мәхәббәт, үзара ярдәм һәм үзара аңлашу хөкем сөрер дип өметләнәм.
Һәр тугызынчы сыйныф укучысы тормышында онытылмаслык, дулкынландыргыч мизгел — төп гомуми белем турында беренче документны тапшыру. Балачагы, мәктәп шаярулары, шау — шулы үзгәрешләр артта калды, ә алда сайлау-10 сыйныф яки һөнәри белем.
7 июль көнне районыбыз мәктәпләрендә төп гомуми белем бирү аттестатларын тапшыру тантаналары узды. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын аттестат алу белән котлыйбыз, яңа уңышларга ирешүләрен телибез. Хәерле юллар, чыгарылыш сыйныф укучылары. Сезнең теләкләрегез, планнар һәм хыялларыгыз чынга ашсын!
В д.Елышево выполняется работа по ремонту каптажа родника.
Югары Шытсу авыл зиратында койма тоту эшләре тәмамланды. Әлеге эш үзара салым акчалары хисабына башкарылды. Барлыгы 87 м.озынлыктагы койма яңартылды.
Кичә, 6 июль көнне, Байлар Сабасы ш. т. б. «Олимп» футбол кырында ирләр командалары арасында футбол буенча Саба районы чемпионатының чираттагы уеннары узды
Саба муниципаль районының Казанче Бигәнәй авылында автомобиль юлында ясалма яктырту урнаштыру буенча эш башланды.
6 июль көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда, Сатыш библиотека хезмәткәре белән берлектә, "Минем гаиләм - бәхетле мизгелләр" дип исемләнгән чара уздырылды.
Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән бергә чишмәгә сәяхәт кылдылар.