Кичә, 6 июль көнне, Байлар Сабасы ш. т. б. «Олимп» футбол кырында ирләр командалары арасында футбол буенча Саба районы чемпионатының чираттагы уеннары узды. Беренче уенда «Измя» һәм «Явлаштау» командалары очрашты. Җиңүне «Явлаштау» командасы 8-0 исәбе белән яулады. Икенче уенда «Сабагаз» һәм «Сабагро 2» командалары очрашты. 5-1 исәбе белән җиңүне «Сабагаз» командасы яулады. 7 июльдә чемпионат «Явлаштау»-«Сабагро 1» һәм «Икшурма»-«Администрация» уеннары белән дәвам итәчәк. Барлык җанатарларны һәм футбол сөючеләрне "Олимп" стадионына 18:30 сәгатьтә командалар өчен җан атарга чакырабыз.