Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш-ул ел саен үткәрелә торган процесс, анда 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәрге яшьләрне "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында"гы закон белән регламентлана торган мәҗбүри хәрби хезмәткә озаталар. Быел Олы Шыңар авыл җирлеге буенча Гайнетдинов Илгизәр һәм Шәяхмәтов Раил Армия сафларына чакырылдылар. Ә менә дүрт солдат - Хөснуллин Илназ, Мәхмүтов Әлфис, Нәбиуллин Гадел, Гарипов Рафис армия сафларында хезмәт итеп, Ватан алдындагы бурычларын үтәгәннән соң өйләренә кайттылар. Аларны дуслары, туганнары шатланып каршы алды.
Татарстан Росреестры«Росреестрның электрон мәктәбе»мәгълүмати сәхифәсен башлап җибәрде.
Консультация-кисәтү
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
сәгать 10нан. 21 сәгатькә кадәр. 8 июль 2022 ел.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 8 июлендә көндез һәм кич белән урыны белән яшен, көньяк-көнчыгыш җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы Гатауллина Г.Ш. тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре уткәрелә.
“Ямьле Саба” яр буе территориясен матурлау эшләре дәвам итә.
6-нчы июль көнне тәрбияче Тимергалиева Л.Х.җитәкчелегендә “Татар орнаменты” дип исемләнгән ачык чара үткәрелде
Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, бакча яны участогында, хезмәт буенча инструктор һәм социаль хезмәт алучылар белән берлектә төрле эшләр алып барыла : түтәлләрне утау,утыртылган культураларны кисү,үсемлекләргә су сибү.Яшәүчеләр бик теләп күмәк эшкә кушылалар.
Арташ авыл җирлеге торак пунктлары территориясендә җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын төзекләндерү эшләре
Көек авыл клубында балалар өчен төрле чаралар үткәрелә. 5 июль көнне балалар «Туп – безнең дус» дип исемләнгән чарада актив катнаштылар.
1 июль көнне, Зәкиева Рәхимә Җамалиевна һәм Шәйхетдинова Миннебикә Нуретдин кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Хезмәт ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре Шәмәрдән авылында балалары һәм оныклары белән бергә яшиләр.