“Татар орнаменты” темасы буенча “Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты” дәүләт казна учреждениесендә танып белү сәгате

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

6-нчы июль көнне тәрбияче Тимергалиева Л.Х.җитәкчелегендә  “Татар орнаменты” дип исемләнгән ачык чара үткәрелде.

Максаты: татар милли киеме, татар орнаменты төрләре һәм аның үзенчәлекләре белән балаларны таныштырырга; балаларның иҗади сәләтләрен үстерергә; хәтерне, фикерләүне, игътибарны үстерергә; халык сәнгатенә, татар халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләргә;

Моннан тыш, балалар татар орнаментының гади бизәкләрен карандаш  ярдәмендә ясарга, шулай ук аппликация белән эшләргә өйрәнделәр - милли бизәкләр белән түбәтәй (малайлар) һәм калфак (кызлар) бизәячәкләр.

Бу чара ахырында балалар эшләре күргәзмәсе узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International