Казанчы-Бигәнәй авылындагы чишмәгә сәяхәт

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән бергә  чишмәгә сәяхәт кылдылар. Балаларга чишмә суының кайдан алынуы, ни өчен ул файдалы һәм ни өчен чишмәләрне сакларга кирәклеген белү кызык булды. Борынгыдан җир асты чишмәсеннән суын эчүгә кеше җирнең үзеннән көч ала дигән ышаныч яшәгән. Китапханәче әлеге тематикага караган китапларга күзәтү үткәрде. Мондый максатчан сәфәрләр һәм экскурсияләр оештыру туган як табигатенә һәм су чыганакларына сак караш тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Балалар  чишмә янында  күңелле итеп вакытларын  үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International