"Бигәнәй" ир-атлар һәм хатын-кызлар волейбол командалары Саба районының иң көчле командаларының берсе булуын тагын бер кат исбатладылар. Хатын-кызлар командасы 2 нче урынны, ирләр командасы пляж волейболы буенча Саба районы Чемпионатының район этабында 3 нче урынны яулады.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:
Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
18 сәгатьтән. 29 июльдә 21 сәгатькә кадәр. 2022 елның 30 июле
2022 елның 30 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә көнбатыш районнарда урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр (Казанда - иртән, көндез) яшенле яңгыр көтелә.
«СК Алтын Групп» ҖЧҖ подрядчы оешмасы тарафыннан «Саба муниципаль районы Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогында Аграр көллият өчен тулай торак төзү " объекты төзелеше дәвам итә.
Югары Симет җирлегенең Түбән Симет авылында үзара салым акчасына юл төзекләндерелде.
Мишә авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү буенча көндәлек эш алып барыла.
28 июльдә Кукмара районы Лубян урман-техник колледжы базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының V «Санлы урман» слетын ачу тантанасы булды. Анда ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, муниципаль район башлыгы Сергей Димитриев, Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Ренат Гафиятов һәм Урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Харис Мусин катнашты.
28 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Олыяз мәдәният йорты филиалы мөдире Закирова Р.К. белән берлектә «Балкыш» социаль - тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләргә «Җырлы бүләк» дип исемләнгән хәйрия концерты оештырылды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән беррәттән клуб берләшмәсенә йөрүче үзешчәннәр чыгыш ясады. Бәйрәм программасында тамашачылар иң матур концерт номерларын күрделәр. Концерт халык җырлары, татар биюләре белән үрелеп барды. Кунаклар концерт программасында катнашучыларның барысын да алкышлар белән каршы алдылар. Залда гаҗәеп җылы бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде.
28 июль көнне Финанс-бюджет палатасында ике дистә елдан артык Саба районы мәгариф бүлегендә баш хисапчы булып эшләгән, 2007 - 2012 елларда Үзәкләштерелгән бухгалтерияның хезмәт хакын исәпләү бүлеген җитәкләгән ветеран Йосыпова Лида Малиховнаны юбилее уңаеннан хөрмәтләделәр. Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов юбилярны 70 яшьлек юбилее белән котлап, Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Ул юбилярга озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, иминлек һәм игелек теләде. Шулай ук аның белән бер коллективта эшләгән хезмәттәшләре - Гөлнара Заһидуллина, Алсу Мингараева, Венера Хабибрахманова да үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр. Казначылык Департаментының территориаль бүлеге җитәкчесе Фәридә Вәлимөхәммәтова юбилярны котлап, аның күпьеллык эшчәнлеге - чын профессионализм һәм яраткан эшенә тугрылыкның ачык мисалы, дип билгеләп үтте.
Эзмә “Саф чишмә” балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүчеләр «SABA BALAHONER» проектында катнашалар. Проект кысаларында балалар районыбыз оешмаларына экскурсияләргә йөреп, төрле һөнәрләр белән танышалар. Балалар өчен бу проект бик файдалы һәм кызыклы .