28 июль көнне Финанс-бюджет палатасында ике дистә елдан артык Саба районы мәгариф бүлегендә баш хисапчы булып эшләгән, 2007 - 2012 елларда Үзәкләштерелгән бухгалтерияның хезмәт хакын исәпләү бүлеген җитәкләгән ветеран Йосыпова Лида Малиховнаны юбилее уңаеннан хөрмәтләделәр. Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов юбилярны 70 яшьлек юбилее белән котлап, Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Ул юбилярга озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, иминлек һәм игелек теләде. Шулай ук аның белән бер коллективта эшләгән хезмәттәшләре - Гөлнара Заһидуллина, Алсу Мингараева, Венера Хабибрахманова да үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр. Казначылык Департаментының территориаль бүлеге җитәкчесе Фәридә Вәлимөхәммәтова юбилярны котлап, аның күпьеллык эшчәнлеге - чын профессионализм һәм яраткан эшенә тугрылыкның ачык мисалы, дип билгеләп үтте.
Лида Малиховна үз чиратында район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановка, үзе хезмәт куйган коллективка игътибар һәм бүләкләр өчен рәхмәтләрен җиткерде. Коллективта эшләүчеләргә матур теләкләр аша хезмәт юлларында уңышлар теләде.
Тәбрикләүләр җырлар белән үрелеп барды, юбилярга музыкаль бүләк сыйфатында Илнар Галиев, Фаил Шәфигуллин һәм Алисә Мирзасалихова башкаруындагы матур җырлар да яңгырады. Тәбрикләү тантанасы чәй табыны артында тәмамланды.