Кукмара муниципаль районында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының «Санлы урман»V слеты үтә

2022 елның 29 июле, җомга

28 июльдә Кукмара районы Лубян урман-техник колледжы базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының V «Санлы урман» слетын ачу тантанасы булды. Анда ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, муниципаль район башлыгы Сергей Димитриев, Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Ренат Гафиятов һәм Урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Харис Мусин катнашты.

Ярышлар флагын күтәрү хокукы Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слетында җиңүчеләргә – «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләргә Саба муниципаль районы «Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесендә бирелде.

ТР мәктәп урманчылыкларының «Санлы урман» V слетына  бүген,  29 июльдә нәтиҗәләр ясала һәм    җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International