28 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Олыяз мәдәният йорты филиалы мөдире Закирова Р.К. белән берлектә «Балкыш» социаль - тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләргә «Җырлы бүләк» дип исемләнгән хәйрия концерты оештырылды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән беррәттән клуб берләшмәсенә йөрүче үзешчәннәр чыгыш ясады. Бәйрәм программасында тамашачылар иң матур концерт номерларын күрделәр. Концерт халык җырлары, татар биюләре белән үрелеп барды. Кунаклар концерт программасында катнашучыларның барысын да алкышлар белән каршы алдылар. Залда гаҗәеп җылы бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде.